«Дистант», фильтрлар һәм битлек режимы

2020 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе

Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Рифкать Сөләйманов Ирина Монинага биргән интервьюсында муниципалитетның белем бирү учреждениеләренә балалары булган ата-аналарның сорауларына җавап бирде.

- Исәнмесез, Рифкать Бариевич. Ата-аналар иртәнге фильтрларның ничек эшләве белән кызыксыналармы?
- Иртәнге фильтрлар эше барлык белем бирү учреждениеләрендә агымдагы елның 1 сентябреннән оештырылган. Учреждение персоналы температураны контактсыз термометр белән үлчи. Керү юлында массалылыкны булдырмас өчен, биналарга өстәмә керү урыннары оештырылган. Моннан тыш, мәктәпләрдә дәресләр башлануның расписаниесе үзгәрде: 1-6нчы сыйныф укучылары 8.00 сәгатькә килә, 7-11нче сыйныф укучылары уку процессын 9.00 сәгатьтән башлыйлар.
- Иртәнге фильтрлар авыруларны ничек еш ачыклый?

- Агымдагы елның 1 сентябреннән башлап иртәнгеофильтрларда 49 авыру ачыкланды. Алар арасында-5 олы кеше һәм 44 бала.
- Иртән термометрияне балалар яки педагоглар гына уза?
- Термометрияне барысы да уза: балалар да, педагоглар да, техник персонал да.
- Әгәр иртәнге фильтр авыру баланы ачыкласа, аны өйләренә озаталар яки әти-әнине чакырталар?
- Бу очракта без Роспотребнадзор рекомендацияләре буенча эш итәбез: без баланы изоляторга урнаштырабыз, ата-аналарга хәбәр итәбез һәм «ашыгыч ярдәм» чакыртабыз.
- Мәктәпләрдә һәм бакчаларда антисептикларга кытлык юкмы?
- Муниципалитет башлыгы Сергей Демидов ярдәме белән кытлык юк, барлык белем бирү учреждениеләрен дозаторлар, антисептиклар белән тәэмин иттеләр. Һәм бүген без теге яки бу мәгариф учреждениесендә антисептик чараларның күпме күләмдә тотылуын төгәл әйтә алабыз.
- Укытучылар һәм тәрбиячеләр битлек кияргә тиешме? Һәм кайчан: дәресләрдә яки бөтен эш көне дәвамында?
- Барлык персонал битлек кияргә тиеш. Укытучы битлекне укучылардан тиешле дистанциядә тактада урнашкан очракта гына куярга мөмкин.
- Вируска каршы көрәш өчен район мәктәпләре нинди махсус техника белән җиһазландырылган?
- Барлык белем бирү учреждениеләре 206 данәдән торган рециркуляторлар белән тәэмин ителгән, аларның 108се-Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, тагын 98 данә җирле бюджет хисабына сатып алынган. Барлык учреждениеләргә антисептиклар дозаторлары сатып алынган. Бүген безнең балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә коронавирусны профилактикалау өчен кирәкле бөтен нәрсә тулы күләмдә бар.
- Дистанцион укытуга күчү планлаштырыламы?
- Дистанцион укыту - бу бик мөһим чара. Республика һәм район җитәкчелегенең позициясе - беркайчан да "дистанция" мәктәп белеменең классик дәрәҗәсен алыштыра алмый. Бала шулай ук Җәмгыятьтә социализацияләнергә тиеш. Барысы да республика буенча гомуми эпидемиологик ситуациягә бәйле булачак. Без беренче уку чиреген ышанычлы төгәлләдек. Беренче ярдәмчеләребез - балада ОРВИның беренче билгеләрен ачыклап, аны бакчага яки мәктәпкә алып бармый, ә өйләрендә карап торучы ата-аналар. Шулай ук иртәнге фильтрлар үз бурычларын башкара. Хөрмәтле алексеевскилылар, безнең өчен катлаулы елда, уртак көч белән без барысын да җиңәрбез дип ышанам. Куркынычсызлык чараларын үтәгез, антисептик һәм битлекләрдән файдаланыгыз. Сәламәт булыгыз.
Интервью видеосын безнең социаль челтәрләрдә карагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International