Эксперт: Татарстан – Россия халыклары бердәмлегенең үрнәге
Татарстан милләтара бердәмлек үрнәге булып тора һәм бөтен Россия өчен сынау проекты буларак тора. «Идел» экспертлар клубы утырышында РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы – милли кыйммәтләрне саклау фонды президенты Александр Малькевич шундый фикер белән уртаклашты.
«Киләсе ел туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы дип игълан ителгән республика җитәкчелегенә зур рәхмәт. Россиядә 190 халык һәм милләт яши, ә Татарстанда - 173, республика мондый башлангычның пилот проекты буларак чыгыш ясый. Бу мөһим һәм әһәмиятле», - дип ассызыклады Малькевич.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк Малькевич Россиядә хакимият органнары карарларын федераль дәрәҗәдә аңлату һәм алга этәрү өчен пропаганда министрлыгын оештырырга тәкъдим итте.
Чыганак: "ТАТМЕДИА" МА