ТР Президенты Алексеевск район мәдәният йортының халык иҗаты бүлеге мөдире Гөлфания Казилованы бүләкләде.
4 ноябрьдә Алексеевск районы делегациясе Халыклар бердәмлеге көненә багышланган тантаналы чарада катнашты. «Безнең йорт - Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең Гала-концертында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов район мәдәният йортының халык иҗаты бүлеге мөдире Гөлфания Казиловага «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән югары исем бирде. Гөлфания Шәүкәт кызын бүләк белән котлыйбыз!