Район башлыгы Сергей Демидовның котлавы.
"Хөрмәтле Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлыйм! Бу - җәмәгать куркынычсызлыгын һәм хокук тәртибен тәэмин итүче, дәүләт һәм җәмгыять мәнфәгатьләрен яклаучы Эчке эшләр министрлыгының барлык бүлекчәләре хезмәткәрләре һәм ветераннары бәйрәме. Полиция хезмәткәрләре закон сагында нык тора һәм илебез һәм аның һәр кешесе ышанычлы яклануда, дигән ышаныч тудыра.
Эчке эшләр органнарында хезмәт итү - ул фидакарьлек, бурычка һәм антка тугрылык, бәлагә дучар булган гражданнарга ярдәмгә килергә әзерлек күрсәтү үрнәге. Шуңа күрә авыр минутларда кешеләр, барыннан да элек, нәкъ менә сезгә мөрәҗәгать итәләр. Хөрмәтле хокук саклау органнары хезмәткәрләре! Сез алга таба да тормыш өчен куркыныч белән бәйле авыр хезмәтегезне лаеклы рәвештә алып барырсыз, закон сагында торырсыз, гражданнарыбызның мәнфәгатьләрен җинаятьче кул сузудан ышанычлы рәвештә якларсыз дип ышанам. Намуслы хезмәтегез һәм Алексеевск районы халкы мәнфәгатьләренә тугрылыклы булуыгыз өчен рәхмәт сезгә. Сезгә нык сәламәтлек, яңа уңышлар һәм югары нәтиҗәләргә омтылуыгызны телим. Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет һәм иминлек телим".