Алексеевск районында «Нәфрәт һәм ксенофобия белән безгә юлда түгел" Бөтенроссия оператив-профилактик акциясе бара. Хокук саклаучылар үсеп килүче буын белән патриотизм рухында гражданлык активлыгын үстерү, нәфрәт һәм дошманлыкның теләсә нинди формаларына түземсезлек тәрбияләү өстендә эшлиләр. Шулай ук социаль челтәрләрдә куркынычсызлык кагыйдәләренә дә зур игътибар бирелә.
Полиция хезмәткәрләре уяу булырга өндәделәр, балаларга үз битләрендә башка кешеләргә карата нәфрәт яки дошманлык уятырга өндәүче провокацион Материалларны урнаштырып булмавын искәрттеләр. Мондый гамәлләр өчен законнарда РФ ҖК 282 статьясы белән регламентланган җаваплылык каралган. Статьяның максималь санкциясе 3-6 елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота.
❗Балаларыгызны, танышларыгызны, туганнарыгызны хокукка каршы гамәлләр кылырга өндәүче затлар турында сезгә мәгълүм булса, кичекмәстән бу хакта «02»телефонының кыска номерына хәбәр итүегезне сорыйбыз.