ТР Президенты Алексеевск район мәдәният йортының халык иҗаты бүлеге мөдирен бүләкләде.
4 ноябрьдә Алексеевск районы делегациясе Халыклар бердәмлеге көненә багышланган тантаналы чарада катнашты.
"Безнең йорт-Татарстан" республика этномәдәни фестиваленең Гала – концертында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов район мәдәният йортының халык иҗаты бүлеге мөдире Гөлфания Казилованы "Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре"дигән югары исем белән бүләкләде. Гөлфания Шәүкәт кызын лаеклы бүләге белән котлыйбыз!
