Коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча оператив штабның көндәлек утырышы барышында район хезмәтләре җитәкчеләре агымдагы хәл турында сөйләделәр.
❗ Авыручылар статистикасы.
Узган тәүлектә covid-19 авыру очрагы теркәлмәде.
Шул ук вакытта Татарстанда 1 ноябрьгә covid-19ның 8462 очрагы теркәлгән.
Узган тәүлектә 7532 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 46сы узган тәүлектә.
❗ Мәгариф
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында ОРВИ белән авыручылар саны район буенча гомуми санның 4% ын тәшкил итә. Укучылар бүгенге көннән көзге каникулларга китте.
❗ Сәламәтлек саклау
Алексеевск РҮХнең баш табибы Илнар Вилданов чираттагы тапкыр саклык чараларын үтәү кирәклеген искә төшерде. Шулай ук Илнар Хәмит улы "Мобиль поликлиника" автокомплексы Сахаровка авылына күчүе турында хәбәр итте. Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр РҮХ табиблары Биләрдә эшләде, анда кабул итүгә өч йөздән артык авыл кешесе мөрәҗәгать итте.
Алексеевск районында covid-19га каршы тору мәсьәләсе муниципалитет башлыгы Сергей Демидовның шәхси контролендә тора.
