Терлекчеләр семинары

2020 елның 30 октябре, җомга

Бүген Алга колхозы базасында узган семинар-киңәшмә кысаларында терлекчелек тармагын цифрлаштыру турында сөйләштеләр. Район башлыгы Сергей Демидов катнашында энергиягә бай азык өстәлмәләре куллану, терлекләрне җылы су белән тәэмин итүне оештыру, савым сыерларын тоту һәм ашату технологиясе һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Терлекчеләр күрсәтмә ветеринария-санитария чаралары үткәрделәр: тоякларны эшкәртү һәм маститны профилактикалау буенча Манипуляция уздырдылар.
Пленар утырышта авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Газинур Мусин 2020 елның 9 аена терлекчелек эшенә йомгак ясады.
Муниципалитет башлыгы Сергей Демидов тармакның яшь белгечләрен планлы рәвештә әзерләү кирәклеген күрсәтте, шулай ук терлекләрнең баш санын киметмәү өчен үлем проблемасына җентекле анализ ясарга кушты. Сүз Татарстан Республикасы авыл территорияләрен комплекслы үстерү буенча федераль программа кысаларында тармак хезмәткәрләре өчен торак төзү турында да барды. Мондый торак инде Урта Тигәнәле авылында төзелә. Силикат кирпечтән әзерләнгән матур, иркен йорт хуҗалары белән очрашуга әзерләнә.
Терлекченең хезмәте катлаулы һәм җаваплы, әмма шуның белән бергә - күпкырлы һәм мөһим.

Очрашу турында тулырак мәгълүмат "Таң" газетасының алдагы санында . 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International