Татарстанда 31 октябрьдән төнге сәгатьләрдә кафе һәм рестораннарның эш вакыты чикләнәчәк. Шул ук вакытта күңел ачу чаралары да үткәрергә ярамый.
⠀
Татарстан Министрлар Кабинеты карарын республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
⠀
«Кафе, рестораннар һәм башка җәмәгать туклануы объектлары үз эшләрен 23 сәгатьтән 6 сәгатькә кадәр туктатырга тиеш булачак. Бу чикләү «гражданнарны биналар белән йөртмичә алып чыгуга хезмәт күрсәтүгә, заказлар китерүгә, аэропортлар, вокзаллар территорияләрендә җәмәгать туклануы хезмәтләрен күрсәтүгә» кагылмаячак, - дип язылган карарда.