Район хезмәтләре җитәкчеләре көн саен коронавирус инфекциясенә каршы район оператив штабы утырышы барышында муниципалитет башлыгына агымдагы хәл турында сөйләделәр. Узган тәүлектә covid-19 авыруы буенча үзгәрешләр юк. Алексеевск РҮХнең баш табибы Илнар Вилданов резерв госпиталенең авыру пациентларны кабул итәргә әзерлеге турында сөйләде. Исегезгә төшерәбез, госпиталь Алексеевск үзәк хастаханәсе базасында җәелдерелгән. Бүлек тулысынча изоляцияләнгән. Медицина ярдәме Шәхси саклану чараларында, коронавирус йогышы белән эшләргә өйрәтелгән медперсонал тарафыннан күрсәтелә. Монда ук пациентлардан биоматериал алу мөмкин, ул алга таба Казан шәһәренең «ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗына тикшеренүгә юнәлтеләчәк. Анализ нәтиҗәләренә карап, авыруларны алып бару тактикасы һәм алга таба дәвалау өчен маршрутлаштыру билгеләнә.
Мәсьәлә Сергей Демидов контролендә тора.