Күптән түгел без, 1нче мәктәпнең кызлар командасы “Мәктәп баскетбол лигасы” зона ярышларында отты һәм иң яхшылар исәбендә Татарстан Республикасы чемпионатының финалына үтте, дип хәбәр иткән идек.
Финал 23-25 фев-ральдә Аксубайның спорт комплексында үткәрелде. Һәрвакыттагыча, безнең инде бу дүртенче тапкыр катнашуыбыз иде, ярышлар киеренке һәм үзенчәлекле булып чыкты. Ләкин бу юлы алар үзенчәлекле булулары белән аерылып тордылар. Беренче, икенче, өченче һәм дүртенче урыннар өчен хәлиткеч уеннар үткәрелгән соңгы көндә аларга танылган спортчылар, Олимпия чемпионнары Светлана Антипова белән мәктәп баскетбол лигасының почетлы президенты, Халыкара баскетбол федерациясенең тануынча, Европаның иң яхшы ХХ гасыр баскетболчысы Сергей Белов та килде.