Илмир Хәйретдинов-15 яшькә кадәрге Россия беренчелеге призеры
19нан 25 октябрьгә кадәр Санкт-Петербургта 15 яшькәчә булган бадминтон буенча Россия беренчелеге узды. Ярышларда илнең 20 төбәгеннән 146 спортчы катнашты.
Ярышларда Татарстан Республикасы вәкилләре Илмир Хәйретдинов (Алексеевск районы) һәм Степан Волков (Түбән Кама районы) призерлар булдылар.
Ир-атлар арасында ялгыз разрядта Степан Волков бронза медале яулады. Илмир Хәйретдинов Кристина Курганова (Мәскәү) белән катнаш парлы разрядта безнең командага көмеш медаль китерде.
Шулай ук спортчылар бергә парлы разрядта пьедесталның өченче баскычына күтәрелделәр.
