Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе теркәү-имтихан бүлекчәләрендә гражданнарны кабул итүдәге үзгәрешләр турында хәбәр итә

2020 елның 27 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә: хәзерге вакытта техник сәбәпләр аркасында Дәүләт автоинспекциясе линиясе буенча дәүләт хезмәтләре күрсәтүгә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы аша гаризалар һәм кирәкле документларны җибәрү кыен. Шуңа бәйле рәвештә гражданнарны кабул итү «тере чират» тәртибендә башкарыла.

Техник җитешсезлекләрне бетерү буенча эшләр тәмамланганнан соң, гражданнарны дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша алдан язылу буенча кабул итү яңадан торгызылачак.

Санитар-эпидемиологик хәлне исәпкә алып, Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәләрендә кабул итү коронавирус инфекциясе таралуга каршы торуга юнәлтелгән барлык чараларны үтәү йөзеннән башкарылачак.

Теркәү-имтихан бүлекчәләренең эш режимнары һәм шартлары турында мәгълүмат Россия Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясенең рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының территориаль органнары рәсми сайтларында урнаштырылган. Кабул итү соңгы мөрәҗәгать иткән гражданинга кадәр гамәлгә ашырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International