Алексеевск муниципаль районы халкына социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә коронавирус инфекциясе авыруы буенча санитар-эпидемиологик вәзгыять начараюга бәйле рәвештә 23 октябрьдән башлап азык-төлек продуктларын, даруларны, өлкән яшьтәге ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнар өчен беренче зарурлык товарларын илтеп җиткерү буенча кайнар линия эше яңартыла. Шалтыратулар 2-50-31 телефоны номеры буенча 8.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр кабул ителәчәк, шимбә һәм якшәмбе ял көннәре.