Мобиль поликлиника Алексеевск районына килде. Республика клиник хастаханәсенең алты белгече Биләрдә халыкны кабул итә. Күчмә комплекста кардиолог, гинеколог, офтальмолог, эндокринолог, невролог һәм хирургтан тикшерү узарга мөмкин. Сырхауханәнең эш барышы белән район башлыгы Сергей Демидов, Алексеевск РҮХнең баш табибы Илдар Вилданов һәм РКХ табибы Илфак Ярмиев озатуында күчмә комплекс эчендә булып, танышты. Сырхауханә махсуслаштырылган җиһазлар: флюорографлар, УЗИ аппаратлары, офтальмология өчен техника, материалларны анализлау өчен микроскоплар һәм гинекология креслолары белән тәэмин ителгән. Бу көнне мондый Сәламәтлек поезды табиблары 70кә кадәр кабул итү үткәрә. Мобиль поликлиникаларның төп максаты-авыл халкын профилактик тикшерүләр белән тулысынча колачлау һәм булган авыруларны диагностикалау. Сергей Демидов докторларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде: «Бүген табиблар - безнең заман геройлары. Сез һәрвакыт кирәк урында. Авыр, әмма тормыш өчен кирәкле хезмәтегез өчен рәхмәт», - дип мөрәҗәгать итте медикларга муниципалитет башлыгы.
Атна ахырында РКХнең мобиль сырхауханәсе Сахаровка авылына күчәчәк. Аннары Юеш Көрнәле һәм Зур Тигәнәле авылларында кабул итү оештырылачак. Яңалыкларны күзәтеп барыгыз.