Камага 2000 маймыч чыгарылган

2020 елның 23 октябре, җомга

Пәнҗешәмбе көнне Сакон авылында балык тоту буенча экологик акция узды.

Кама суына Арча балык хуҗалыгында үстерелгән 1500 толстолобик маймычлары һәм 500 сазан маймычлары чыгарылган. Аларны махсус цистернада алып кайтканнар. Балыкны суга җибәргәч, әле транспортировкадан үз көенә кайтмаган берничә дистә маймычлар ярга чыккан. ТР биоресурслар буенча Дәүләт комитеты инспекторлары аларны җыеп, суга җибәгәннәр.    

«Елгаларда биобалансны торгызу һәм үрчетү буенча федераль программа кысаларында без бүген сазан һәм толстолобик маймычларын чыгардык. Бу Камада балык санын арттыру, аның сәнәгый балык тотуын компенсацияләү өчен эшләнә", - дип сөйләде ТР су һәм биологик ресурсларын тикшерү, күзәтчелек һәм саклау бүлеге дәүләт инспекторы Вячеслав Галкин.

Дәүләт комитеты инспекторы Сергей Самсонов билгеләп үткәнчә, бу вакыйга безнең район биоресурсларында уңай чагылыш табачак.

«Бу вакыйга аркасында безнең районда балык күбрәк булыр дип өметләнәбез, өстәвенә, толстолобик яр буе үсемлекләрен ашый һәм шул рәвешле ярлар камыштан чистартыла. Киләчәктә чөгә балыкларын да чыгару өчен планнарыбыз бар.  

Акциядә башкарма комитетның икътисад бүлеге җитәкчесе Лилия Михайлова да катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International