Алексеевскида районның вәкиллекле органы каршындагы Яшьләр парламентының беренче утырышы узды.
Утырыш муниципалитет башлыгы Сергей Демидов катнашында узды.
Коронавирус ситуациясенә бәйле рәвештә, яшьләр органы әгъзаларының күбесе видеоконференция режимында катнашты. Яшьләр парламентына барлык авыл җирлекләреннән һәм бистәдән эшче яшьләр вәкилләре, аграр көллият һәм Казан вузларыннан студентлар керде. Моннан тыш, парламент составына яшьләр сәясәте учреждениеләре җитәкчеләре дә керде. Барлыгы кырык кеше. Аның рәисе итеп «Синергия» яшьләр үзәге директоры Светлана Гайсина сайланды. Аның урынбасары «Форпост» директоры Анна Кочкина булды.
Яшьләр парламентының максаты - безнең яшьләр мәнфәгатьләрен яклау, аларны закон дәрәҗәсендә беркетү өчен яшьләр инициативаларын чыгару. 7 комиссия төзелде, аларда шулай ук рәисләр сайланды. Парламент районда яшьләр сәясәтен тормышка ашыру өчен яхшы платформа булыр дип өметләнәбез.
Яшьләр парламентында 7 комиссия эше оештырылачак:
1. Хокук мәсьәләләре, контроль һәм регламент буенча Комиссия.
2. Гражданлык җәмгыятен үстерү һәм иҗтимагый берләшмәләр мәсьәләләре буенча Комиссия.
3. Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль мәсьәләләр буенча Комиссия.
4. Мәгариф һәм мәдәният буенча Комиссия.
5. Фән, инновацияләр һәм яшьләр эшкуарлыгы мәсьәләләре буенча Комиссия.
6. Экология, сәламәтлек саклау һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча Комиссия.
7. Тышкы элемтәләр һәм мәгълүмати үсеш буенча Комиссия.
Әлбәттә, эшнең формаль булып кына калмавын, ә безнең районның яшьләр сәясәте үсешенең реаль нәтиҗәләрен бирүен телим.
Без яшь алексеевскилылардан яшьләр сәясәтен тормышка ашыру буенча үз карашлары белән уртаклашуларын сорадык.
Нияз Кәлимуллин, КДЭУ студенты, булачак программист:
"IT-өлкәне үстерергә кирәк дип саныйм. Аның артында киләчәк - моны һәркемгә, бигрәк тә мәктәп укучысына белү мөһим. Мәктәптә бу өлкәдә нәрсәгә дә булса өйрәтсәләр яхшы булыр иде. Мәсәлән, программалар белән тәэмин итү, уеннар, модельләштерү, цифрлы дизайн һ.б. Районда шундый юнәлешләр барлыкка килсә, балаларның күзаллаулары киңәячәк. Күпләр өчен бу хобби булыр иде, ә кем өчендер, бәлки, бу яраткан эше булыр иде, чөнки IT өлкәсенә зур акчалар инвестицияләнә».
Ольга Курсанова, балалар сәнгать мәктәбе методисты:
"Районда яшьләр сәясәтенең актив үсүен күрү күңелле. Әмма еш кына чаралар, нигездә, мәктәп укучылары һәм көллият студентлары өчен исәпләнгән. Шуны да онытмаска кирәк, яшьләр-35 яшькә кадәрге кешеләр, аларга районыбызда барган вакыйгалар барыбер түгел. Шуңа күрә түрәләр, бизнес вәкилләре белән очрашулар үткәрә алырлык үзенчәлекле яшьләр киңлекләрен оештырырга тәкъдим итәсебез килә. Анда мастер-класслар, иҗади очрашулар үтсен өчен".
Анна Куликова "Эдем" предприятиесе хезмәткәре:
«Миңа караганда, ниндидер бию мәйданчыгы, дискотекалар җитми. Чөнки күпчелек яшьләргә үз энергияңне җибәрергә урын юк, ә бию - ул «селкенергә» мөмкин булган урын. Бу әле аралашу, яшьләр белән танышу урыны да. Шулай ук мин волонтерларның күбрәк булуын телим - ветераннарга, өлкәннәргә ярдәм итү белән шөгыльләнүчеләр күбрәк кирәк. Чөнки аларга шулай ук аралашу, кайгырту һәм игътибар кирәк. Эшләүче яшьләргә күбрәк игътибар бирелсә, начар булмас иде".
Алексей Булыгин, "Алексеевскдорстрой" хезмәткәре:
"Минемчә, безнең районда соңгы вакытта яшьләр өчен күп нәрсә эшләнгән һәм эшләнә. Бигрәк тә спорт линиясе буенча: шулкадәр шәп спорт объектлары төзелгән. Бездә гаилә ялы өчен ниндидер күңел ачу комплексы барлыкка килсен иде. Аккошлар яши торган Чистарту корылмалары янындагы күлне карасыннар һәм төзекләндерсеннәр дигән теләк бар. Анда утыргычлар, яктырту, суга чыгу юллары барлыкка килсен иде. Бу гаилә ялы өчен тагын бер матур урын булыр иде".