Юл чакрымнары өчен бүләк

2020 елның 20 октябре, сишәмбе

Узган җомгада «Алексеевскдорстрой» предприятиесенең юл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәре белән котлау сүзләре кабул итте.

 

Иң яхшы «Алексеевскдорстрой» предприятиесе хезмәткәрләрен бүләкләү белән юл гиганты эшчәнлегенә башлангыч йомгак ясалды.

«Алексеевскдорстрой» предприятиесе хезмәткәрләрен район башлыгы Сергей Демидов котлады: «Бу бәйрәм көнендә юл тармагы белгечләренә һөнәри осталыклары һәм намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәм. Гомерләренең иң яхшы елларын яраткан һөнәрләренә биргән, бүгенге көндә тармак алдында торган бурычларны хәл итү тәҗрибәсе бәяләп бетергесез ветераннарга зур рәхмәт.

Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, көч һәм гаилә иминлеге, барлык башлангычларыгызда да уңышлар, тормыш юлында уңышлар һәм яңа сыйфатлы юллар телим!».

Коллегаларын «Алексеевскдорстрой» директорлар Советы рәисе Фоат Вәлиев, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Усманов, предприятиенең генераль директоры Марат Саттаров, ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев, «Главтатдортранс» ДКУ директоры Эдуард Данилов, шулай ук республиканың муниципаль берәмлекләре башлыклары һәм вәкилләре котлады.

Предприятиенең йөздән артык хезмәткәре ведомство бүләкләре белән бүләкләнде.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты боерыгы белән күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасының юл комплексын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

Галов Игорь Борисович – «Алексеевскдорстрой» ААҖ электр җиһазларын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча электромонтер;

Гарифуллин Фәнис Идрис улы - «Алексеевскдорстрой» ААҖ автомобиль йөртүчесе;

Краснов Максим Михайлович - «Алексеевскдорстрой» ААҖ участогы башлыгы;

Мингадеев Ралиф Рәфхәт улы - «Алексеевскдорстрой» ААҖ автомобиль йөртүчесе;

Пронин Илья Семенович - «Алексеевскдорстрой» ААҖ автомобиль йөртүчесе.

 

Алексеевск муниципаль районының юл төзелешендә озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм һөнәри бәйрәм – юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне уңаеннан Алексеевск муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:

Бурмистров Павел Валерьевич - «Алексеевскдорстрой» ААҖ автогрейдеры машинисты;

Ибраһимов Рөстәм Наил улы - «Алексеевскдорстрой» ААҖ токарь-фрезерчысы;

Чунин Сергей Александрович - «Алексеевскдорстрой» ААҖ автовышкасы һәм автогидрокүтәргеч машинисты;

Шакиров Илсур Әгъләмҗан улы - «Алексеевскдорстрой» ААҖ компрессор җайланмалары машинисты.

 

Алексеевск муниципаль районының юл төзелешендә озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм һөнәри бәйрәм – юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне уңаеннан Алексеевск муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

Караулов Евгений Сергеевич - «Алексеевскдорстрой» ААҖ юл эшчесе;

Лифантьев Владимир Сергеевич - «Алексеевскдорстрой» ААҖ бульдозеры машинисты;

Максимов Алексей Павлович - «Алексеевскдорстрой» ААҖ бульдозеры машинисты;

Мясников Сергей Александрович - «Алексеевскдорстрой» ААҖ автомобиле йөртүчесе;

Никитин Александр Сергеевич - «Алексеевскдорстрой» ААҖ төягеч машинисты.

Якташларыбызны чын күңелдән лаеклы бүләкләр белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International