Балаларны ашату - ата-аналар контролендә

2020 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе

12 октябрьдән район мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында туклануны оештыруны тикшерү буенча рейдлар уза.

 

Мәгариф бүлеге һәм «Эдем» предприятиесе хезмәткәрләре кирәкле документларны өйрәнәләр һәм мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренең өстәмә җиһазлар белән тәэмин итү буенча тәкъдимнәрен кабул итәләр. Безнең районның барлык мәктәпләре һәм балалар бакчалары да контроль астында. Мондый тикшерүләр вакытында төп ярдәмчеләр - бу эшкә актив кушылган ата-аналар. Алар «Алексеевск районының әти-әниләре» дип аталган «WhatsApp» төркеменә кергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International