Узган ялда ”Россия чаңгы юлы”–спорт бәйрәме һәм сәламәт яшәү рәвеше көне булып узды, анда 426 спортчы – мәктәп укучылары, район предприятие һәм оешма хезмәткәрләре катнашты.
Ярышта катнашучыларның саны елдан-ел арта, моны дәлилләп чаңгы базасында узышлар башланганчы ук барлык чаңгылар да алынып беткән иде инде. Әле өстәвенә бирегә бу спорт төрен яратучылар үз чаңгылары белән дә килә, арендадан файдаланмый.