7 февраль, атна кич көнне бистәбезнең “Оазис” кафесында күпсанлы мөселман кардәшләребез, чакырылган кунаклар катнашында Мәүлид кичәсе булып узды.
Бу дөньяда һәр эш-гамәл Аллаһының рәхмәте белән башкарыла. Изге китапта Раббыбызның рәхмәтеннән башка агачтан яфрак та төшмәс, диелә. Алексеевск мөхтәсибәте мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт, “Алексеевскдорстрой” ААҖ генераль директоры Фоат Вәли улы Вәлиев бәйрәмне үткәрү тәкъдиме белән чыгып, моны хакимият башлыгы Владимир Козонков та хуплап чын мәгънәсендә зур бәйрәм оештырылды. Оештыручылар – “Эдем” ЧҖҖ директоры Гөлнур Таһир кызы Сафина, район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре, 1нче Алексеевск урта мәктәбе татар теле укытучысы Алсу Нәҗми, укучы балаларның бердәм тырыш хезмәте нәтиҗәсендә Мәүлид бәйрәмен бергәләп бәйрәм итү, очрашып- күрешү мөмкинлеге булды. Халыкның зал тутырып килүе дә динебезгә омтылу, Аллаһының сөекле колы булган пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в) һәм аңа иңдерелгән Коръәнне күңелләрдә зурлау хисенә мисал булып тора.