"Ярдәм янәшә! Помощь рядом!" республика хәйрия акциясе кысаларында район башлыгы Сергей Демидов күп балалы яшь Маташовлар гаиләсенә муниципалитеттан азык-төлек җыелмасы һәм бүләкләр тапшырды

2020 елның 29 июле, чәршәмбе

"Ярдәм янәшә! Помощь рядом!" республика хәйрия акциясе кысаларында район башлыгы Сергей Демидов @sergey_demidov_78 биш бала тәрбияләп үстерүче күп балалы яшь Маташовлар гаиләсенә муниципалитеттан азык-төлек җыелмасы һәм бүләкләр тапшырды. Бу - православие гаиләсе. Алар өчен төп максат - балаларга рухи һәм дини кыйммәтләрне саклау һәм тапшыру.
Ирле-хатынлы Ирина һәм Илья - иҗади кешеләр. Яшь рухани үзенең таланты белән мәхәллә кешеләре, район халкы һәм аның кунаклары белән, концертларда, кыңгырау чыңы фестивалендә зур теләк һәм яратып чыгыш ясый. Гаилә «Нечкәбил» республика конкурсында җиңүче булып тора.
Биш бала анасы Ирина Маташова «Ана даны – Материнская слава» медале белән бүләкләнде. Сергей Демидов Маташовларга чын гаилә кыйммәтләрен саклаган өчен рәхмәт белдерде, алар үрнәк булып торалар, дип билгеләп үтте.
"Ярдәм янәшә! Помощь рядом!" акциясенең финиш этабы кысаларында 5 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче 22 гаилә ярдәм алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International