Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Алексеевск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих битләреннән
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Районның картасы
Символикасы
Алексеевск Якташлыгы
Күренекле якташлар
Район тормышы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Муниципаль хезмәт
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Кулланучыларның хокукларын яклау
Кәгазь
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
Башкарма комитет Җитәкчесе карарлары һәм боерыклары
Решения Совета Алексеевского муниципального района
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Гариза үрнәкләрен күчереп алырга
ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ ГРАФИГЫ
Интернет- кабул итү бүлмәсе
НОРМАТИВ-ХОКУКЫЙ БАЗА
ЕШ БИРЕЛӘ ТОРГАН СОРАУЛАР
Элемтә өчен мәгълүмат
ЭЛЕМТӘ ӨЧЕН МӘГЪЛҮМАТ
ЫШАНЫЧ ҺӘМ КАЙНАР ЛИНИЯ ТЕЛЕФОННАРЫ
Поддержка сайта
Муниципаль районнар
Алексеевск муниципаль районы
Үзара ярдәмләшү кирәк
2013 елның 23 гыйнвары, чәршәмбе
Җомга көнне, 18 гыйнварда, Алексеевск балалар сәнгать мәктәбендә Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясенең авыл җирлекләренең профилактика советлары, опека һәм попечительлек секторы, белем бирү, мәдәният учреждениеләре, социаль яклау бүлеге, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белән бергәләп эшләү мәсьәләсе буенча киңәйтелгән утырышы булды.
Утырыш барышында балаларның күзәтүчесезлеген һәм сукбайлыгын булдырмауның барлык субъектлары эшчәнлеге җентекләп анализланды, асрамага һәм опекунлыкка бала алган гаиләләрдәге балалар белән эшләүдә проблемалы мизгелләр яктыртылды.
Башкарма комитет җитәкчесе Дамир Гыйләҗев, атап әйткәндә, авыр хәлдә калган яшүсмерләр белән эш максатка юнәлешлерәк алып барылырга тиеш, өлкәннәрнең ярдәменә мохтаҗ бер генә бала да читтә калмасын, үзен ташланган һәм беркемгә кирәкмәгән итеп тоймасын, дип ассызыклап әйтте: “Левашевода асрамага бала алган гаиләдән 15 яшьлек малай белән килеп чыккан фаҗига бу юнәлештә бөтен эшчәнлекне тагын да җентеклерәк анализларга мәҗбүр итте. Безгә көне буена яныбызда булган кешеләргә карата тагын да игътибарлырак булырга кирәк. Хәзер сугыш юк, ләкин без шулай да балаларыбызны югалтабыз. Бу бик авыр хәл”.
Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты опека һәм попечительлек секторының баш белгече Елена Секалина, үз чиратында, шундый доклад белән чыгыш ясап, тәрбиягә бала алачак ата-аналар һәм опекуннар авыл җирлекләре башлыклары бирә торган көнкүреш характеристикалары, кирәкле документлар һәм торак шартларын тикшереп чыгу нигезендә җентекләп тикшереләләр, дип ышандырды. Моннан тыш, булачак ата-аналар һәм опекуннар белән әңгәмәләр үткәрелә, бу әңгәмәләр вакытында аларның гаиләләренә бала алырга карар итү теләгенең ни сәбәпле килеп чыгуы ачыклана. Шуның өстенә үз гаиләләренә бала алырга теләк белдергән гражданнар хәзер Чистай балалар йорты базасында махсус укыту программасы узалар; бирелгән таныклыклар аларга уллыкка (кызлыкка) яки тәрбиягә бала алган ата-ана булырга хокук бирә (4 кеше андый таныклыкны алды инде, 1 гаилә инде бала да алып кайтты).
Елена Анатольевна игътибарны опека һәм попечительлек органының балаларның күзәтүчесезлеген һәм сукбайлыгын булдырмау белән шөгыльләнүче барлык ведомстволарны үз эченә алуына юнәлдерде, аларның вәкилләренә балаларның һәм яшүсмерләрнең хокукларын яклауда үзара ярдәмләшеп эшләү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Үзләренең хисап докладларын ясаган социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Н.Чурин, 2нче Алексеевск урта мәктәбе психологы М.Фазлыева, мәгариф бүлеге начальнигы А.Симашева һәм социаль яклау бүлеге начальнигы Е.Хамзина киңәшмә азагында профилактиканың барлык субъектларына асрамага һәм опекунлыкка бала алган гаиләләр белән җитәрлек эш алып барылмауны күрсәтергә, башкарма комитет, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре утырышларында опекуннарны, җирле Советлар башлыкларын, бүлекләр (профилактика субъектлары) җитәкчеләрен һәм мәктәп директорларын андый гаиләләр белән үткәрелә торган эш турында чыгышларын тыңларга; опекунлыкка һәм тәрбиягә бала алган гаиләләрдә проблемалы балаларны иртә ачыклау буенча системалы эш оештырырга; авыл җирлекләре, предприятиеләр һәм оешмаларның, район мәктәпләре һәм мәктәп-кәчә учреждениеләренең профилактика советлары эшен көчәйтергә, дигән карар чыгарылды.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
май, 2026 ел
Алексеевскида 19 майга һава торышы
2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә аномаль эссе һава торышы көтелә, уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11˚ка югары, бу чорда максималь һава температурасы +26 дан +33 кә кадәр булачак.
17
май, 2026 ел
Биләр музей-тыюлыгында «Музейлар төне»акциясе узды
Биләр музей-тыюлыгында «Музейлар төне» Бөтенроссия акциясе кысаларында «БУТЛЕРОВ- АРБУЗОВ: гениальлек химиясе» дигән чара узды.
17 майга һава торышы фаразы
Алмашынучан болытлы һава. Явым - төшемсез.
16
май, 2026 ел
Алексеевскида «Алексеевские перезвоны»XXIV чаң чыңы фестивале узды
Җәмигъ мәйданында Татарстаннан, Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Беларусь Республикасыннан чаң кагучылар җыелды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз