Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Алексеевск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих битләреннән
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Районның картасы
Символикасы
Алексеевск Якташлыгы
Күренекле якташлар
Район тормышы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Муниципаль хезмәт
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Кулланучыларның хокукларын яклау
Кәгазь
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
Башкарма комитет Җитәкчесе карарлары һәм боерыклары
Решения Совета Алексеевского муниципального района
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Гариза үрнәкләрен күчереп алырга
ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ ГРАФИГЫ
Интернет- кабул итү бүлмәсе
НОРМАТИВ-ХОКУКЫЙ БАЗА
ЕШ БИРЕЛӘ ТОРГАН СОРАУЛАР
Элемтә өчен мәгълүмат
ЭЛЕМТӘ ӨЧЕН МӘГЪЛҮМАТ
ЫШАНЫЧ ҺӘМ КАЙНАР ЛИНИЯ ТЕЛЕФОННАРЫ
Поддержка сайта
Муниципаль районнар
Алексеевск муниципаль районы
Яңа елда –яңа өйгә!
2013 елның 14 гыйнвары, дүшәмбе
3 ветеран һәм Ялкыннан иске йортлардан яңа өйләргә күчкән 8 гаилә яңа 2013 елны нәкъ шундый девиз астында
каршылады.
Узган елның 29 декабрендә Салих Баттал урамында ветераннарны торак белән тәэмин итү программасы буенча төзелгән тагын бер йорт артты. Урманасты Шунталысы авылыннан Рәшидә Мәхмүтова һәм Кр. Бараннан Владимир Баранов хәзер күршеләр булып яшәячәкләр. Яңа йортларга күчүчеләргә ачкычларны тапшырырга башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Анатолий Абакумов, бистә мэры Александр Харитонов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Хамзина, ветераннар советы рәисе Шамил Мөлеков килде. “Яңа ел алдыннан теләкләрнең тормышка ашуы бик күңелле, – ди Рәшидә Шәйхетдинованың кызы Миләүшә Гатина,–алар әтиебез сугыш инвалиды белән 50 ел бергә яшәделәр... Мин Казаннан кайттым, монда калырмын дип уйлыйм, төзүчеләргә һәм хакимияткә рәхмәт”. Тагын бер ветеран Яңа елны яңа өйдә каршылады–бу Шәмәдән Любовь Шелкова.
Шул ук көнне Ялкында яңа төзелгән йортларның берсендә узган гасыр урталарында төзелгән күп фатирлы иске йортта яшәгән кешеләр дә өй туе уздырды. Ватык ишекләр, тәрәзәләр, кыршылып беткән стеналар, кыйшайган болдыр, подъезддагы кар әлеге күренеш берәр триллер яки коточкыч фильмга бик яхшы декорация булып тора. Ә бит биредә декабрь башына кадәр кешеләр яшәгән...
Тик тузган торакны бетерү программасы ярдәмендә бу кышны алар шартлары шәһәрнеке кебек булган ике фатирлы дүрт коттеджда яшәячәк.
Өй туе, Яңа ел белән котларга һәм торакка хокук бирүче документларны тапшырырга башкарма комитет вәкилләре һәм “Алексеевск МСО-ТАПС” ЯАҖ, “Жилсервис” ЧҖҖ төзү оешмалары җитәкчеләре килде. Ирина Гущина барлык яңа йортларга күчүчеләр исеменнән төзүчеләр һәм район хакимиятенә: “Рәхмәт сезгә искиткеч бүләгегез өчен!” дип рәхмәт әйтте.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
17
май, 2026 ел
Биләр музей-тыюлыгында «Музейлар төне»акциясе узды
Биләр музей-тыюлыгында «Музейлар төне» Бөтенроссия акциясе кысаларында «БУТЛЕРОВ- АРБУЗОВ: гениальлек химиясе» дигән чара узды.
17 майга һава торышы фаразы
Алмашынучан болытлы һава. Явым - төшемсез.
16
май, 2026 ел
Алексеевскида «Алексеевские перезвоны»XXIV чаң чыңы фестивале узды
Җәмигъ мәйданында Татарстаннан, Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Беларусь Республикасыннан чаң кагучылар җыелды.
Алексеевскида 17 майга һава торышы
2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәрге чорда Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11 кә югарырак, бу чорда максималь һава температурасы +26 дан +33 кә кадәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз