Дистанцион уку өчен Алексеевск укучыларына планшетлар өләшәчәкләр. Бүген мәктәп җитәкчеләре мәгариф бүлегендә гаджетлар алды.
Техниканы, беренче чиратта, 9, 11 сыйныф укучылары алачак (имтиханнарга әзерләнү өчен).
"Планшетлар аз керемле һәм күп балалы гаиләләргә дистанцион укыту вакытында биреләчәк, алар бернинди башка техника да юк яки дистанцион укыту өчен телефоннарны гына кулланалар. Шулай ук укучыларның укудагы уңышлары да игътибарга алыначак", - дип билгеләп үтте мәгариф бүлеге җитәкчесе Рифкать Сөләйманов.
Элегрәк Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл һәм шәһәр мәктәпләре укытучыларының, көллиятләр һәм ВУЗларның дистанцион дәресләрендә булды. Аларга аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләрдән өлкән сыйныф укучылары өчен 30 млн сумнан артык суммага 2 мең планшет сатып алу турында карар кабул ителде.