Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Алексеевск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих битләреннән
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Районның картасы
Символикасы
Алексеевск Якташлыгы
Күренекле якташлар
Район тормышы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Муниципаль хезмәт
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Кулланучыларның хокукларын яклау
Кәгазь
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
Башкарма комитет Җитәкчесе карарлары һәм боерыклары
Решения Совета Алексеевского муниципального района
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Гариза үрнәкләрен күчереп алырга
ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ ГРАФИГЫ
Интернет- кабул итү бүлмәсе
НОРМАТИВ-ХОКУКЫЙ БАЗА
ЕШ БИРЕЛӘ ТОРГАН СОРАУЛАР
Элемтә өчен мәгълүмат
ЭЛЕМТӘ ӨЧЕН МӘГЪЛҮМАТ
ЫШАНЫЧ ҺӘМ КАЙНАР ЛИНИЯ ТЕЛЕФОННАРЫ
Поддержка сайта
Муниципаль районнар
Алексеевск муниципаль районы
Яңа ел белән!
2012 елның 28 декабре, җомга
Кадерле алексеевскилылар!
Сезне чын күңелдән якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм!
Декабрь азагы–гадәти булмаган һәм бик кызык чор. Бу–йомгак ясау һәм яңадан-яңа өметләр вакыты. Нәкъ менә ул чорда быелгы проблемаларны хәл итүне төгәлләргә һәм киләчәккә планнар билгеләргә кирәк.
Узып баручы елда район икътисады үзенең яшәүгә сәләтлелеген күрсәтте: социаль йөкләмәләр тулысынча үтәлде. Боларның барысы да районның динамикалы үсеше киләчәктә дә дәвам итәчәк, дигән ышаныч тудыра. Без 2012 елда яхшы эшләдек һәм 2013 елга да ярыйсы гына эш башлап калдырабыз. Шәмәдә һәм Сахаровкада модульле ике фельдшер-акушерлык пункты төзелде; тагын 10 ФАПны капиталь ремонтлау төгәлләнеп килә. Ромодан авылы кешеләре бүләккә күп функцияле үзәк алдылар. Республика программасы нәтиҗәсендә өч урта гомумбелем мәктәбенә (Биләрдә, Юеш Көрнәледә һәм Шәмәдә) капиталь ремонт ясалды. Ике балалар бакчасында–Юеш Көрнәле һәм Шәмәдә көнкүреш шартлары яхшыртылды, алар мәктәп биналарына күчерелде, 4нче Алексеевск мәктәп-бакчасында һәм Биләр балалар бакчасында өстәмә төркемнәр булдырылды. Үзәк район хастаханәсенең терапия бүлеген капиталь ремонтлау дәвам итә, Алексеевск бистәсендә ике спорт комплексыбыз сизелерлек яңара.
Моннан тыш, без күп һәм бик теләп төзедек–бер елда районда 13 мең кв. метр торак төзелде. Иң төрле федераль һәм республика программалары буенча 52 алексеевскилы гаиләсе яңа фатирлар алды, ә 91 гаилә өй туйлары үткәрде. Без гаиләләрендә балалар туган кешеләр белән бергәләп шатланабыз–2012 елда 300 алексеевскилы якты дөньяга аваз салып, гаиләгә гаять зур шатлык һәм бәхет алып килде.
Мин алексеевскилыларга ике контурлы казаннар кую программасын гамәлгә ашыруда ярдәм иткәннәре һәм аңлаулары өчен рәхмәт әйтәм. Хәзер 836 гаилә үз өйләрендә “һава торышы”н үзләре көйли алачак. Кыен һава шартларында үстерелгән уңышны җыеп алган һәм терлекчелекне азык белән тәэмин иткән авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә рәх-мәт әйтәсем килә. Яхшыга үзгәрешләрне районның һәр кешесе тойсын өчен безгә әле күп эшлисе бар. Алда–кызыклы һәм мөһим проектлар, стратегик инвестицион һәм социаль программалар. Сезнең белән безнең бурыч–Алексеевск районының үз позицияләрен тагын да көчәйтүенә ирешү. Иманым камил–без моны булдырачакбыз. Алексеевскилыларның югары профессионализмы һәм хезмәт сөючәнлеге мондый ышаныч өчен нигез булып тора.
Хөрмәтле якташларым!
Теләсә нинди яшь-тәге һәм дәрәҗәдәге кешеләр өчен Яңа ел–һәрчак могҗиза ул. Бу гүзәл бәйрәм курантлар сукканнан соң тормышның яхшы якка үзгәрәчәгенә өмет уята. Яңа казанышлар, яңа нәтиҗәләр барлыкка киләчәк. Шушы бәйрәм көннәрендә өйләрегездә аңлау, җылылык һәм күңел күтәренкелеге хөкем сөрсен. Киләсе 1913 ел көтелмәгән күңелле сюрпризлар алып килсен, моңсуланырга ирек куймасын, әйбәт вакыйгалар һәм яңа кешеләр белән очрашулар белән сөендерсен. Сәламәтлек, бәхет, билгеләнгән максатларга ирешүдә оптимизм, кызыклы тормыш һәм эш телим сезгә!
Яңа ел белән!
Владимир КОЗОНКОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
17
май, 2026 ел
Биләр музей-тыюлыгында «Музейлар төне»акциясе узды
Биләр музей-тыюлыгында «Музейлар төне» Бөтенроссия акциясе кысаларында «БУТЛЕРОВ- АРБУЗОВ: гениальлек химиясе» дигән чара узды.
17 майга һава торышы фаразы
Алмашынучан болытлы һава. Явым - төшемсез.
16
май, 2026 ел
Алексеевскида «Алексеевские перезвоны»XXIV чаң чыңы фестивале узды
Җәмигъ мәйданында Татарстаннан, Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Беларусь Республикасыннан чаң кагучылар җыелды.
Алексеевскида 17 майга һава торышы
2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәрге чорда Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11 кә югарырак, бу чорда максималь һава температурасы +26 дан +33 кә кадәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз