Көн саен без, хөрмәтле укучыларыбыз, сезне өйдә калырга һәм якыннарыбыз турында кайгыртырга чакырабыз. Әмма, кызганычка каршы, безнең дисциплина хәтта үз-үзебезгә дә җитми, балалар турында әйтеп тә торасы юк. Ул арада үз-үзен изоляцияләү кагыйдәләре төрле яшьтәге гражданнарга тарала.
Балаларның үз-үзен изоляцияләү кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылык ата-аналарга (яки опекуннарга) йөкләнә. Балигъ булмаганнар эшләре буенча Алексеевск комиссиясе шундый биш эшне карады. Һәм барлык очракларда да ата-аналарга штраф салу белән беррәттән административ җаваплылыкка да тартылган. Мондый чаралар очраклы гына күрелми.
Урамнарда балаларның йөрү куркынычы нәрсәдә соң? Балалар һәм яшүсмерләрнең, шул ук вакытта авыруның симптомнары булмаган килеш, коронавирус таратырга мөмкин булуы ачыкланган. Чит илләрдән тикшерелгән балаларның күпчелеге инфекцияне җиңел формада кичергән. Димәк, балалар - чагыштырмача куркынычсызлыкта. Тирә-юньдәгеләр турында нәрсә әйтмәссең - кече буын яшерен таратучы булырга мөмкин. Балалар кулларын сирәгрәк юалар, йөткерү һәм төчкерү вакытында авызларын япмыйлар, башкаларга ешрак тотыналар.
Мәктәптә каникулларны озайттылар - балаларны әби-бабайларга илтмәү яхшырак, чөнки өлкән яшьтәгеләр өчен бу реаль куркыныч тудырырга мөмкин. Өйдә калсагыз яхшырак булыр.