Район башлыгы, район үзәгенең беренче мәктәбендә булып, укучыларны дистанцион укыту системасы эшен тикшерде.
Сергей Демидов алгебра һәм рус теле дәресләрендә булды, укучыларны zoom-конференция режимында сәламләде.
"Уңышлар ничек, балалар?» - дип кызыксынды ул. Укучылар мондый уку форматы аларга бик ошый, ләкин шулай да яраткан укытучылары һәм сыйныфташлары янына тизрәк әйләнеп кайтасы килә, дип җавап бирделәр.
Мәктәп директоры Елена Балялина хәбәр иткәнчә, 620 укучы да читтән торып укуга күчкән.
Педагоглар һәм укучылар өчен дистанцион белем бирү инструментларын куллану буенча инструкция эшләнде. Барысының да «Электрон мәгариф " системасында шәхси эш кабинеты бар.
Педагоглар белем бирү платформаларының мөмкинлекләре турында сөйләделәр, аларның кайберләрен оффлайн-режимда да кулланырга мөмкин.
Район башлыгы билгеләп үткәнчә, дистанцион форматтагы эшнең вакытлы формасы белем бирү сыйфатына йогынты ясарга тиеш түгел.
Covind-19 коронавирус йогышы эпидемиясе Татарстан һәм бөтен Россия мәктәп укучыларының белем бирү процессына җитди төзәтмәләр кертте. Бик тиздән балаларның көтеп алынган мәктәп кыңгыравын ишетәчәгенә, ә сыйныф бүлмәләренең балалар көлүе белән тулыландырылачагына шик юк.