Чәчтарашханәгә ярый
20 апрельдән Татарстанда чәчтарашханәләр эше рөхсәт ителә. ТР Премьер-министры Алексей Песошин коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалау турындагы карарга тиешле төзәтмәләргә кул куйды.
Әмма бу хезмәтләрне чәч кисү осталары, берничә шартны исәпкә алып, күрсәтә ала. Мәсәлән, смена башланыр алдыннан хезмәткәрләргә тән температурасын үлчәтергә, эш өслеген, җиһазларны һәм инвентарьны дезинфекцияләү зарур. Дезинфекция процедурасын эш көненә кимендә өч тапкыр башкарырга кирәк. Хезмәт көннәрен барлык бинада дымлы җыештыру белән төгәлләргә кирәк.
Хезмәткәрләр битлекләр һәм антисептиклар белән тәэмин ителергә тиеш. Моннан тыш, кул эшкәртү өчен антисептикага клиентлар да ия.
Килүчеләрне алдан язылу буенча гына кабул итәргә мөмкин. Шул ук вакытта бинаны җилләтү һәм эш урынын дезинфекцияләү өчен килүчеләрне кабул итү арасында ун минутлык тәнәфесләр оештырырга кирәк. Шулай ук хезмәткәрләр арасында 1,5 метрдан да ким булмаган дистанцияне үтәргә күрсәтмә бирелде.
Чәчтарашханәгә бару өчен цифрлы пропускларда «чәчтарашханәсендә булу» дигән максат барлыкка килде.