Район хуҗалыклары дым каплату эшләрен төгәлләүгә якын.
21 апрельгә туңга сөрү 53 мең гектарда төгәлләнгән, бу планнан 77% тәшкил итә. Көзге культуралар 17 мең гектар мәйданда эшкәртелгән. Бу мәйданнарның гомуми санының 73%ы.
Арпа һәм борчак чәчү темпы арта. Район хуҗалыгы сишәмбе көненә мең гектар мәйданда арпа чәчкән. Монда авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында «Алга» колхозы алда бара, анда 306 гектар җир чәчелгән, бу планның 87%ын тәшкил итә. Борчакка килгәндә, аны әлегә «Алексеевск» халык предприятиесендә генә чәчәләр. Хәзерге вакытта монда 550 гектар җир чәчелгән.
Ялларда берьеллык үләннәр һәм азык культуралары чәчүгә керешкән хуҗалыклар саны артты. Хәзер аларны «КВ-Агро»ның өч бүлекчәсендә (145 га чәчелгән инде), «Алга» колхозында (170 га) һәм Хәмитов КФХында чәчәләр.
Моннан тыш, авыл хуҗалыгы оешмалары сабан культураларын чәчү алдыннан минераль ашламалар кертү буенча эш алып баралар. Шулай ук складларда сабан культуралары орлыкларын агулау бара.