«Алексеевск» халык предприятиесендә бу атна башында борчак чәчә башладылар. Коры Корнәледән ерак түгел кырда өч заманча К-742 тракторы чәчүгә җәлеп ителгән. 16 апрельгә халык предприятиесендә 200 гектар чәчкәннәр. Шулай ук авыл хуҗалыгы формированиеләре арпаны чәчү темпларын арттыралар, аларга инде җиде йөз гектардан артык чәчелгән. Аларның 325 гектары «Алексеевск» күмәк хуҗалыгында, 266 гектары «Алга» колхозына, 75 гектары «Родина» колхозына, 40ы «Элита» га туры килә. Моннан тыш, «Алга» колхозы берьеллык үләннәр һәм катнаш азык чәчүгә дә кереште.
Дым каплату эшләре тулы куәт белән бара. 16 апрельгә 8,7 мең гектар көзге культуралар эшкәртелгән. 48 мең гектарга якын мәйданда туңга сөрелгән.