17 апрельдә Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары һәм эчке гаскәрләр ветераннары көне билгеләп үтелә.
Бүгенге көндә ветераннарның тәҗрибәсе һәм белемнәре бик кирәк, чөнки яшьләр инициативасы белән беррәттән, өлкән буынның зирәк карашы да таләп ителә.
Берничә ел инде Алексеевск районының ветераннар оешмасы белән Рәфис Шиһапов җитәкчелек итә, ул үз фикердәшләре белән, хокук тәртибен ныгыту эшендә үз һөнәри һәм тормыш тәҗрибәсен файдаланып, туган бүлеге тормышында катнаша.
Үз тәҗрибәсе белән уртаклашып, шәхси состав белән очрашулар үткәреп, отставкадагы офицерлар һәм сержантлар хезмәткәрләрнең халык белән аралашуы стиленә, гражданнарның конституцион хокукларын һәм ирекләрен саклауга игътибарны юнәлтәләр. Моннан тыш, Совет ветераннарга социаль-хокукый ярдәм күрсәтә, пенсиягә чыкканда эшкә урнашуда булыша, үлгән хезмәттәшләренең гаиләләренә мораль һәм матди ярдәм күрсәтә. Башлангыч оешма ветераннары туган коллективыбыз хакына юнәлтелгән күп кенә эшләрне тормышка ашырырга сәләтле. Эчке эшләр министрлыгы ветераннарының һөнәри, хәрби һәм тормыш тәҗрибәсе лаеклы алмаш тәрбияләргә һәм әзерләргә ярдәм итәчәгенә шигем юк, бу безнең тынычсыз вакытта бик мөһим.