Район башлыгы Владимир Козонков сишәмбе көнне “Оазис” сәүдә комплексында узган очрашуда катнашкан эшмәкәрләр һәм җирлек башлыкларына нәкъ менә шундый чакыру белән мөрәҗәгать итте.
Биредә өченче катта Алексеевск районы территориясендә җитештерелгән продук-циянең киң ассортименты тәкъдим ителгән күргәзмә җәелдерелде. Төрле сорттагы ипи, камыр ризыклары, пирожныйлар, колбаса һәм башка күп кенә азык-төлек катнашучылар хозурына куелган иде. Яңа елга кергәндә, гадәттә, эшләнгәннәргә йомгаклар ясала, җыелучылар шулай эшләде дә.