Гражданнарның хәрәкәт итү кагыйдәләре
Гражданин бушлай SMS-хәбәрне 2590 номерына түбәндәге текст белән җибәрә:
РЕГИСТРАЦИЯ#Фамилия Исем Атасының исеме#паспортның сериясе һәм номеры #адресфактик яшәү урыны адресы
Мәсәлән, РЕГИСТРАЦИЯ#ИвановИванИванович#92199632506#Казан Нигъмәтуллин 5фатир9
Җавап итеп ул теркәүнең уникаль коды белән SMS-хәбәр ала.
Аннары «ЦЕЛЬ» тексты белән 2590 номерына кабат SMS-хәбәр җибәрергә һәм хәрәкәт итү максатларын күрсәтергә:
Әгәр гражданин рөхсәт биргән уникаль рөхсәт коды белән җавап SMS-хәбәр алган булса, яңадан хәрәкәт рөхсәт ителгән дип санала.
Шул ук вакытта эшкә юнәлүче затларга бары тик эш бирүче хезмәткәрләргә бирә ала торган белешмә формасы гына таләп ителә. Белешмә хезмәт бурычларын үтәүгә бәйле булмаган хәрәкәт итүгә кагылмый.
Ашыгыч медицина ярдәме һәм сәламәтлеккә турыдан-туры куркыныч янаган очракта, шулай ук якындагы кибеттә азык-төлек сатып алганда, йорт хайваннарын урамда йөрткәндә, чүп-чар чыгарганда рөхсәт алу таләп ителми.
Машинада коллектив йөрүләр очрагында барлык пассажирларга һәм машина йөртүчегә рөхсәт алу таләп ителә.
Үз-үзен изоляцияләү режимын бозган өчен гражданга 15-40 мең сум штраф янаячак.
Вазыйфаи затлар өчен штраф суммасы 50дән алып 150 мең сумга кадәр, ә юридик затлар өчен - 200дән 500 меңгә кадәр яки эшчәнлекне 30 тәүлеккә кадәр туктатып тору.
Әгәр хокук бозулар кешенең сәламәтлегенә зыян китерсә яки аның үлемен китереп чыгарсалар, әмма җинаять билгеләре булмаса, гражданнардан - 150 дән 300 меңгә кадәр, ә юридик затлардан 500 меңнән алып 1 млн сумга кадәр түләтеләчәк.