ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәйрия ярдәме күрсәтүне сорый.
Предприятие һәм оешма җитәкчеләре, банкирлар, сәүдә фирмалары һәм челтәрләре директорлары, эшмәкәрләр һәм яхшы кешеләр игътибарына!
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы сездән аз керемле гаиләләрдән булган балаларны дистанцион рәвештә укыту өчен шартлар тудыруга мөмкин кадәр ярдәм күрсәтүне сорый - файдаланылмый торган компьютерлар, ноутбуклар, смартфоннар, гаджетлар сатып алырга яисә үз мәктәбенә алып килергә, Интернет-трафик өчен түләргә.
Бәлки, кемдәдер запас мобиль телефоннар, мониторлар, клавиатура, мышкалар, веб-камералар, наушниклар һәм дистанцион уку өчен яраклы башка техника бардыр, - аларны үз мәктәбегезгә алып килегез һәм балаларга ярдәм күрсәтегез.