ТНВ каналының «Туган җир» тапшыруында журналистлар колхоз тарихы һәм хәзерге вакытта хуҗалыкның ничек яшәве турында сөйләделәр. Тапшыру геройлары арасында сыер савучы Тәнзилә Айзатуллина да бар иде. Аның турында тулырак сөйләрбез, чөнки ул 28 ел туган колхозы һәм районыбыз файдасына эшләгән.
Озак еллар эшләү дәверендә Тәнзилә Сәфәрова үз эшендә иң яхшыларның берсе. Сөт савып алу буенча ул район алдынгылары рәтенә керә. Машина белән сыер саву операторлары арасында район ярышларында күп тапкырлар җиңү яулаган. Ике тапкыр республика сыер савучылар конкурсында район данын яклаган, шул рәвешле «Родина» колхозын таныткан. Хуҗалыкта хәзер 2700 баштан артык мөгезле эре терлек бар, шуларның 600 е - савым сыерлары.
Ул соңгы вакытта хуҗалыкта барган барлык үзгәрешләрнең һәм яңарышларның шаһиты булды. Аның фикеренчә, хәзер эшләү элеккегегә караганда җиңелрәк:
- Без бозаулату бүлекчәсенә бозауларны эчерергә йөрдек, хәзер анда башка кешеләр эшли. Без бит саву залында гына торабыз. Заманча сөтүткәргеч тә хезмәтне җиңеләйтә. Колхозда заманча җиһазлар, шул исәптән терлекчелектә дә. Бу-безгә уңыш елмайган җитәкчеләр казанышы. Болар - Камил Мостафа улы Сафин һәм Ильяс Мортаза улы Әхмәтов. Беренчесе колхозны саклап кала һәм ныклы нигез сала, ә икенчесе аның казанышларын арттыра. 90нчы елларда без үзгәртеп кору чорын тоймадык. Һәр ай саен хезмәт хакын бирделәр, колхоз хезмәткәрләргә терлек азыгы белән ярдәм итте, - дип искә ала Тәнзилә ханым.
Хәзер дә рәисебез ярдәме белән авыл халкы терлек азыгы һәм ашлык белән тәэмин ителгән. Шуңа күрә безнең авылда йорт хайваннары асраучылар күп.
Биш ел инде Тәнзилә Айзатуллина пенсионер булуга карамастан, эшләвен дәвам итә. Биредә эш мөмкинлектә генә түгел,ә яхшы коллективта да.
- Алар белән аерылышасы килми, авыр вакытларда туган колхозыңны сынатасы килми. Шуңа күрә, сәламәтлек булганда, эшләячәкмен. Мин колхоз белән нык бәйләнгән, кечкенәдән монда үскән. Әнием Әминә Нурмөхәммәт кызы Баһавиева да 40 ел сыер савучы булып эшләде, ир туганым Сөләйман Баһавиев та 1985 елдан бирле биредә эшли. Ул Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Өчебезгә 100 елдан артык стажыбыз бар.