Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия гвардиясенең территориаль идарәсе хезмәткәрләренә яңа автомашиналар ачкычларын тапшырды.

2020 елның 24 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия милли гвардия гаскәрләренең Идел буе округы командующие генерал-полковник Александр Порядин Росгвардиянең территориаль идарәсе хезмәткәрләренә яңа хезмәт автомашиналары ачкычларын тапшырдылар.
30 хезмәт автомобиленнән (28 «Lada Vesta» һәм 2 «УАЗ Патриот» автомашинасы) ачкычларны Казан шәһәре буенча Эчке Эшләр идарәсенең ведомстводан тыш сак бүлекчәләре – батальоннарын тоткарлау төркемнәреннән, Яр Чаллы, Бөгелмә, Алабуга, Яшел Үзән, Лениногорск, Азнакай һәм Алексеевск Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International