Вакансия

2020 елның 23 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасында террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесе вазыйфасына конкурс заявкалары кабул ителә башлады. 

Яшьләр ярдәмчеләре конкурсы - экстремизмны һәм радикаль күренешләрне профилактикалау өлкәсендә лидерларны сайлап алу.

Конкурста җиңүчеләргә Татарстан Республикасында террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр ярдәмчеләре статусы беркетеләчәк.

  • Кем өчен?

Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге яшь кешеләр.

  • Конкурста катнашу өчен нинди мөмкинлекләр ача?

🔺Татарстан Республикасында террорчылыкка каршы комиссия аппаратында стажировка узу мөмкинлеге.
🔺Дәүләт хакимияте органнарына эшкә урнашу мөмкинлеге.
🔺курслар узу мөмкинлеге һәм белем бирү программалары.
🔺республика, округ һәм федераль форумнарда һәм конференцияләрдә катнашу мөмкинлеге.

  • Быел конкурсның ике юнәлеше бар:

🔺Яшьләр арасында террорчылык идеологиясен профилактикалау.
🔺"Интернет" челтәрендә террорчылык идеологиясен профилактикалау.

  • Моның өчен нәрсә кирәк?

1. atmrt.ru сайтын ачу һәм конкурс турындагы нигезләмәне өйрәнү.
2. Конкурс юнәлешен сайларга.
3. Кыска мотивацион хат язып, анкета тутырырга: atmrt.ru/mdmy/antiextr/youngassistant.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International