2020 елның гыйнвар-февраль айларында Алексеевск муниципаль районының алкоголь базарында уздырылган тикшерүләр турында мәгълүмат

2020 елның 23 марты, дүшәмбе

2020 елның гыйнвар-февраль айларында Алексеевск муниципаль районының алкоголь базарында уздырылган тикшерүләр турында мәгълүмат

Агымдагы елның гыйнвар-февраль айларында территориаль орган белгечләре тарафыннан алкоголь һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау буенча 4 тикшерү уздырылган: планнан тыш тикшерү - 1, административ тикшерү кысаларында - 3.

Тикшерү барышында гамәлдәге законнарны бозуның 5 очрагы ачыкланган:

  • алкоголь продукциясен ваклап сатуны чикләүне бозу факты
  • продукцияне сату тәртибенең туры килүе мәҗбүри расланырга тиешле хокук бозу факты
  • бәяләү тәртибен бозу факты
  • алкоголь продукциясен исәпкә алуның билгеләнгән тәртибен бозу факты
  • алкогольле продукцияне яраклылык срогы узган килеш сату факты

Легаль булмаган әйләнештән 201,8 литр алкоголь продукциясе алынган.

«Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына гражданнарның этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм аларның әйләнеше өлкәсендәге законнарны бозуның фактлары турында 4 мөрәҗәгате кергән, шуларның 2 се расланган.

 
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International