Алексеевск районында сәүдә нокталарын планнан тыш тикшерү узды

2020 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

Алексеевск районында махсус санитар-эпидемиологик режим таләпләрен үтәү мәсьәләсе буенча сәүдә нокталары планнан тыш тикшерелде. Ачыкланганча, бүлмәләрне җыештыру вакытында башкарыла, ләкин кагыйдәләр таләп ителгәнгә караганда сирәгрәк (һәр ике сәгать саен). Моннан тыш, кибетләр хуҗаларына һәм җаваплы затларга сатып алучылар арасында куркынычсыз дистанцияне үтәргә мөмкинлек бирә торган бүлү полосалары урнаштыру йөкләнгән. Роспотребнадзорның территориаль бүлеге начальнигы урынбасары Рөстәм Хөснетдинов кыска вакыт эчендә дезинфекция режимын көчәйтергә күрсәтмә бирде. Башкарма комитет җитәкчесе Наил Кадыйров коммерсантларга җаваплылык чаралары турында искә төшерде (режимны бозган өчен административ, шулай ук җинаять җаваплылыгы да каралган). Тикшерүләр дәвам итәчәк. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, кибетләрдә сатып алу ажиотажы күзәтелми, азык-төлек һәм көнкүреш товарлары ассортименты тулы һәм төрле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International