Хөрмәтле Алексеевск районы халкы!
«Алексеевск үзәк район хастаханәсе» ДАССУ гражданнарга яңа коронавирус (2019-nCoV) инфекциясе очраклары теркәлгән территорияләрдән кайткан авыру билгеләреннән башка хезмәткә яраксызлык кәгазен бирү тәртибе турында хәбәр итә.
2020 елның 15 мартына булган мәгълүматларга караганда, коронавирус инфекциясе буенча имин булмаган вәзгыять булган 7 ил теркәлгән: Кытай, Көньяк Корея, Иран, Италия, Франция, Германия, Испания.
Күрсәтелгән илләрдән кайткан гражданнарга кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсенең изоляция кирәклеге турында күрсәтмә бирелә.
Язма нигезендә, Үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре 14 календарь көнгә медицина күзәтүе урнаштыра.
Шул ук чорга карантин буенча эшкә яраксызлык кәгазе дә бирелә.
Бу очракта хезмәткә сәләтсезлек кәгазен рәсмиләштерү, пациентның дәвалау учреждениесенә мөрәҗәгать итмичә, медицина күзәтүе урнаштырылганнан соң, электрон рәвештә башкарыла.
Граждан имин булмаган эпидемиологик ситуацияле илләр исемлегендә күрсәтелмәгән башка илдән кайткан очракта, карантин буенча хезмәткә сәләтсезлек кәгазе бирелми.