Алексеевск укучылары ветераннарга хатлар яздылар

2020 елның 16 марты, дүшәмбе

"Импульс" яшүсмерләр клубында "Җиңү хатлары" Бөтенроссия патриотик акциясе узды. Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек кысаларында укучылар ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре өчен хатлар язды. Апрельдә барлык язылган хатлар адресатларга тапшырылачак. Акция истәлегенә һәр бала китапка кыстыргыч алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International