Синоптиклар фаразлары буенча, 16 мартта Татарстан территориясендә урыны белән юеш кар, буран, җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәргә мөмкин, юлларда бозлавык барлыкка киләчәк.
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне юлларда бик игътибарлы булырга чакыра.
Машина йөртүчеләр катлаулы юл-метеорологик шартларда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итәрдәй тизлекне сайларга тиеш. Машина йөртүче ачыклый ала торган хәрәкәт өчен куркыныч туганда, ул тизлекне транспорт чарасы тукталышына кадәр киметү өчен мөмкин булган барлык чараларны күрергә тиеш.
Бигрәк тә каршы хәрәкәт өчен билгеләнгән юл ягына чыгу белән бәйле куркыныч маневрлардан сакланырга киңәш ителә. Куркынычсызлык каешларын эләктерергә һәм куркынычсызлык каешлары эләктерә алган пассажирларны йөртергә кирәк. Балаларны алгы утыргычта 12 яшькә кадәр, арткы утыргычта 7 яшькә кадәрге җиңел автомобильдә аның авырлыгы һәм үсешенә туры килә торган балалар өчен махсус утыргычлар гына кулланып йөртергә. Шулай ук, Дәүләт автоинспекциясе балаларны җиңел автомобильдә һәм 12 яшькә кадәр арткы утыргычта йөрткәндә тоткарлану җайланмасын кулланырга киңәш итә. Хәлне күзәтеп торырга һәм арыганлыкны сизгән очракта кичекмәстән транспортны туктатырга кирәк.
Катлаулы һава шартлары җәяүлеләрдән дә зур саклык таләп итә. Җәяүлеләр бары тик җәяүлеләр кичү юлы буенча һәм светофорның рөхсәт итү сигналына гына йөрергә тиеш. Күчәр алдыннан, һичшиксез, тукталырга, барлык транспорт чараларының туктавына инанырга кирәк. Яктылыкны кире кайтаручы элементлар булган предметлар һәм кием-салым куллануга аерым игътибар бирергә һәм әлеге предметларны транспорт чараларын йөртүчеләрнең күрүен тәэмин итәргә кирәк.
Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны үзгәргән һава шартларын исәпкә алырга, бик сак булырга, үзләре белән җылы әйберләр, туклану, җитәрлек ягулык запасы булдырырга чакыра. Юлда гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта ярдәм сорап дәүләт автоинспекциясенә 8(843)5333888 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.