Ветеранның фотосурәтен КФҮдә бушлай бастыралар
Татарстанның күпфунцияле үзәге «Үлемсез полк»реестрын алып баруны дәвам итә. Теләге булган һәркем теләсә кайсы күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итә һәм 9 майда бөтенхалык йөрешендә катнашу өчен фотоларны бушлай бастырып чыгара ала.
Моның өчен кирәкле форматтагы фотосурәтне һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының мәгълүматларын (ФИО, туган һәм үлем даталарын) тапшырырга гына кирәк. Хезмәт нәтиҗәсе булып ветеранның «Үлемсез полк» кысаларында «А4» вертикаль форматындагы фотобумагада бастырылган фотосурәте тора (210х297 мм). Баннерны рәсмиләштерү өчен алдан мөрәҗәгать итү яхшырак, чөнки фотографияләр республиканың барлык КФҮләрендә кабул ителә һәм бары тик Казанда гына бастырыла. Әзер фоторәсемнәрне эшкәртү һәм алып кайту өчен вакыт кирәк.