Район башлыгы котлавы.
"Хөрмәтле халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре, сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!
Сезнең хезмәтегез зур җаваплылык һәм югары профессиональлек таләп итә. Сез алексеевскилыларга көндәлек проблемаларны хәл итүдә ярдәм итәсез, аларның тормышын уңайлырак итәсез. Сезнең эшчәнлегегез нәтиҗәсендә район халкы тормышы һәм хезмәте өчен уңайлы мохит формалаштырыла, гражданнарның тормыш дәрәҗәсе яхшыра.
Хезмәт күрсәтү культурасын арттыручы заманча технологияләр дистә еллар дәвамында эшләп чыгарылган җитештерү традицияләре белән яхшы яраша. Болар барысы да алга этәрү өчен яхшы нигез тәшкил итә. Киләчәктә дә сез алексеевскилылар файдасына барысын да эшләячәксез дип өметләнәм, алар һәрвакыт коммуналь өлкәдә дә, көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәсендә дә күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатыннан канәгать калсыннар өчен.
Хезмәт ветераннарына һәм бу тармакларда эшләүчеләргә ихлас котлауларымны җиткерәм. Яңа уңышлар сезгә, креатив идеяләр! Тармакларыгыз алга таба үссен, камил булсын, ә сезнең һәрберегезгә бәхет, нык сәламәтлек һәм гаилә иминлеге телим".
Район башлыгы Сергей Демидов.