Район урманнарында киек кошлар күбәйде
Алексеевск районының аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте республикада аучылык ресурсларын тулыландыру буенча иң яхшылар рәтенә керде.
Бу хакта ТР биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясендә әйтелде.
Җирле аучылар һәм балыкчылар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Сергей Зайцев сөйләвенчә, хәзер Алексеевск районы аучылык ресурсларын арттыру буенча Татарстанда өченче урынны алды:
«Озак вакытлар безнең кыргый хайваннар аз иде. Әмма урманчыларның һәм җәмгыять әгъзаларының хезмәте нәтиҗәсендә аларның саны артты. Бу безнең соңгы берничә елда көйле эшебез нәтиҗәсе. Җәмгыятьтә йөздән артык кеше тора, һәм барысы да кыргый җәнлекләр популяциясен торгызуда актив катнашалар. Кышка без җимлекләр ясыйбыз, себерке бәйлибез, ашлык, тоз, печән салабыз. Мәсәлән, бу кышка без кыр кәҗәләре өчен 12 катнаш җимлек әзерләдек. Хәзер дә бу хайваннар аларга өйрәтелгән, гәрчә моны эшләү бик авыр булса да. Кабаннар өчен җимлекләр ясау нәтиҗәсендә аларның саны артты. Шулай ук без җәнлекләрне браконьерлардан саклыйбыз. Болар барысы да бик яхшы нәтиҗә бирде. Хәзер Алексеевск аучылык хуҗалыгы территориясендә куян-русак, кыр кәҗәсе, бурсык, кондыз һәм ау рөхсәт ителгән башка кыргый хайваннар да җитә. Зур эш башкарылды, ләкин безгә омтылыр нәрсәләр бар, эшләр күп булачак».
Шулай ук коллегиядә урманчы Евгений Кулагин да бүләкләнде, ул утыз елдан артык гомерен әлеге эшкә бирелгән. Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстанның хайваннар дөньясын саклауны тәэмин итүдә зур өлеше өчен мактау грамотасын аңа дәүләт комитеты рәисе Федор Батков тапшырды. Бу - аучыга лаеклы ялга чыгу өчен яхшы бүләк булды.