Алексеевск районында РКБ табиблары күчмә хастаханә комплексында кабул итәчәк.
Район Советының утырышлар залында республика клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев катнашында күчмә поликлиника эше буенча оештыру киңәшмәсе узды.
Күчмә комплекслар эше 23 марттан башлана. Биләр, Зур Тигәнәле, Сахаровка һәм Юеш Курналедә күчмә поликлиника бу авылларның һәрберсендә пациентларны атна дәвамында кабул итәчәк. Кабул итүне республика клиник хастаханәсе белгечләре: эндокринолог, хирург, невролог, кардиолог үткәрәчәк. Дүшәмбе һәм сишәмбе көннәрендә шулай ук офтальмолог киләчәк, ә чәршәмбе буенча - гинеколог. Кирәк була калса, Казаннан башка табиблар да чакырылачак. Халыкны кабул итү иртәнге 9 да башланачак һәм, оештыручылар ышандырганча - соңгы пациентка кадәр.
РКБның баш табибы Рафаэль Шавалиев хәбәр иткәнчә, әлеге проект "Бердәм Россия" партиясе проекты кысаларында гамәлгә ашырыла:
«Безнең төп бурыч - республиканың һәр кешесенә, хәтта иң ерак авылларга да барып җитү. Комплекс шартлары көненә 80 нән алып 100 гә кадәр мөрәҗәгать итүчене кабул итәргә мөмкинлек бирә».
Кабул итү турында консультацияне ФАПларда яки Үзәк район хастаханәсендә алырга мөмкин. Киләсе номерларда төгәл мәгълүмат урнаштырылачак.