Тыл хезмәтчәннәре өчен медаль

2020 елның 11 марты, чәршәмбе

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан Алексеевск районында сугышта катнашучыларга һәм тыл хезмәтчәннәренә «Җиңүнең 75 еллыгы» диеп исемләнгән истәлекле медальләрен тапшыруга керештеләр.

Узган ял көннәрендә Урта Тигәнә авыл җирлегендә унсигез кешегә шундый медальләр тапшырылды. Район башлыгы Сергей Демидов исеменнән бүләкләрне авыл җирлеге башлыгы Илдар Хаматвәлиев һәм ЗАГС бүлеге җитәкчесе Энҗе Суниева тапшырды.  Мондый медальләрне районның өч йөзгә якын кешесе алачак.

Ә 9 март көнне медаль тапшыру Урта Тигәнәле авылында яшәүче Габделхәй Хәбибулла улы Хисмиевта (фотода) туксан яшьлек юбилее белән туры килде. Юбилярга медаль, Владимир Путиннан котлау открыткасы һәм район башлыгыннан бүләк тапшырырга зур делегация килгән иде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Николай Чурин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Хамзина, район ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Елена Макарихина һәм җирлек башлыгы Илдар Хаматвәлиев ветеранга сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.

Габделхәй Хәбибулла улы Урта Тигәнәле авылында колхозчылар гаиләсендә туа. Бөек Ватан сугышы вакытында колхозда төрле эшләрдә эшли. Сугыштан соң өйләнә. Хатыны белән биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Габделхәй Хәбибулла улы «Алга»колхозында шофер булып эшли. 9 оныгы һәм 4 оныкчыгы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International