Алексеевскилылар педагогик осталыкта Мәскәү һәм Петербургтагы коллегаларыннан өстен булдылар

2020 елның 11 марты, чәршәмбе

Казанда «Киләчәк йолдызлары» исемле Бөтенроссия конкурсы узды. Педагогик укуларда катнашучылар ун номинациядә көч сынашты. Беренче тапкыр Алишев укулары әле 2010 елда ук үткәрелде. Катнашучыларның географиясе бик киң: алар - Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи, Киров, Уфа, Оренбург, Кострома, Ярославль, Пенза педагоглары, шулай ук Татарстан педагоглары.

Конкурста безнең район балалар иҗат үзәгенең тәҗрибәле педагогик хезмәткәрләре катнашты. Аларның тәҗрибәсе һәм осталыгы лаеклы бәяләнде.

«Балачакка тугрылык» номинациясендә Гран-прины Кутуева Роза Мәгъсүм кызы алды.

«Белем баскычы» номинациясендә Гатина Светлана Вячеславовна III дәрәҗә лауреат булды.

«Җитәкче урынбасары» номинациясендә I дәрәҗә диплом белән Закирова Нурия Нәбиулла кызы бүләкләнде.

«Мәгарифтә ир-ат» номинациясендә I дәрәҗә дипломга Гайнетдинов Радик Сәйдетин улы лаек булды.

«Бердәмлек» номинациясендә III дәрәҗә Диплом белән Елдашева Надежда Ивановна бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International