Шимбә атна саен үткәрелә торган киңәшмәдә биналарның, предприятиеләрнең һәм шәхси территорияләрнең бәйрәмчә бизәлеше буенча конкурста җиңүчеләрне бүләкләделәр.
Башкарма комитет җитәкчесе Наил Кадыйров җиңүчеләргә һәм призерларга район башлыгы исеменнән дипломнар һәм призлар тапшырды.
Шулай итеп, предприятие һәм оешмалар арасында «Мостовик» предприятиесе җиңүче булды, икенче урында - «Эдем», өченчедә - «Төзекләндерү». Бюджет учреждениеләре арасында конкурста район үзәгенең 2 нче мәктәбе җиңү яулады. 1нче Алексеевск мәктәбе-икенче, Г. С.Боровиков исемендәге 3 нче мәктәп - өченче булды. Йорт яны территорияләре арасында беренче урынны Гөлнур Сафина алды, икенче урынны Хәмитхановлар гаиләсе һәм өченче урынны Базеевлар гаиләсе алды.
Район үзәген Яңа ел бизәвендә актив катнашканнары өчен район ашлыгының Рәхмәт хатлары белән «Стройдорсервис», «Алексеевск керамика»сы, «Алексеевскдорстрой», «Керамика-Маркет» һәм «Электрогрупп» ширкәтләре бүләкләнде.